16+

Питрәч районында булган авариядә зыян күргән бала белән йөкле хатынны Казанга күчергәннәр (ФОТО)

Авариягә очраган дүрт кеше авыр хәлдә. 

Питрәч районында булган авариядә зыян күргән бала белән йөкле хатынны Казанга күчергәннәр (ФОТО)

Авариягә очраган дүрт кеше авыр хәлдә. 

Татарстан Республикасының Cәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова сүзләренчә, йөкле хатынга Арча үзәк хастаханәсендә операция ясаганнар. Соңыннан аны авыр хәлдә Республика клиник хастаханәсенә күчергәннәр. Хәзерге вакытта табиблар аның тормышы өчен көрәшә.


Моңа кадәр биш яшьлек баланы реанимобильдә Балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. 
Авария Казан – Шәмәрдан аралыгында була. 35 яшьлек “Хендэ Крета” югары тизлектә каршы юлга чыга һәм 14нче модельле «Лада» машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә, “Лада” машинасындагы өч пассажир белән шофер үлә. 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading