16+

Питрәчтә 6130 йомыркалы тәбә пешерделәр

Кичә Питрәчтә традицион «Скорлупино» йомырка фестивале узды. Бәйрәм республиканың төрле шәһәрләреннән һәм авылларыннан командалар парады белән башланды.

Кичә Питрәчтә традицион «Скорлупино» йомырка фестивале узды. Бәйрәм республиканың төрле шәһәрләреннән һәм авылларыннан командалар парады белән башланды.

Аннары фестиваль территориясендә йомыркадан, аның кабыгыннан һәм мамыктан ясалган эшләнмәләр ярминкәсе, Йомыркалар музей-йорты, балалар паркы эшли башлады.
Иң төп вакыйга 6130 йомыркадан йомырка тәбәсе әзерләү булды. Нәтиҗәдә аның авырлыгы 367 килограмм тәшкил итте. Рекорд "Гиннеслар рекорды китабы" вәкиле тарафыннан теркәлде һәм сертификат тапшырылды. Аннары тәбә белән бәйрәмгә килүчеләрне сыйладылар.
Бәйрәм концерт программасы һәм салют белән тәмамланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading