16+

Поездга билетларны 90 көн алдан алып булачак

Пассажирлар поездга билетларны 90 тәүлеккә алдан сатып ала алачак, дип җиткерә ТАСС агентлыгы.

Пассажирлар поездга билетларны 90 тәүлеккә алдан сатып ала алачак, дип җиткерә ТАСС агентлыгы.

Әйтик, пассажир 2017 елның 13 декабрендә 2018 елның 13 мартында китәчәк поездга билетлы була ала. Аларны тимер юлларның билет кассаларында да, Россия тимер юллары рәсми сайтында мөстәкыйль рәвештә дә алырга була. Билетларны резервлау вакытын озайту буенча эш алга таба да дәвам итә. Әлеге чара пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшыртачак.
Искәртеп үтик, 2016 елда поездларга билетлар сату 45 тәүлек алдан башлана иде. Узган елдан башлап, билетларны 60 көн алдан сатып алу мөмкинлеге тудырылды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading