16+

«ПолумарОфо»ны язучылар: «Бездә һәвәскәрләр катнаша, шуңа да без ничек дөрес язылуын үзебез хәл итәбез»

Узган ялларда Казанда "TATAR.RUN" проекты гамәлгә ашырылды. Аның кысаларында, ярым марафон уздырылды һәм чарада катнашучыларга медальләр тапшырылды. Әлеге медальләрдәге язу җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте. Анда "Казанский национальный полумарофон 2017" дип язылган иде.

Әмма чараны оештыручылар "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына медальләрдә хата юк, бу татарча язылган, дип белдерде.

"Бу безнең үзенчәлегебез һәм шул рәвешле үзебезне башка ярышлардан аерып күрсәтергә теләдек. Безнең илдә тагын кая шулай язарга мөмкиннәр?" - диде ярым марафонны оештыручыларның берсе Алена Комарова.

Татар телендә ни сәбәпле шулай языла дип уйлыйсыз, бу бит орфографик хата дигәч, ул: "Бу бит Олимпия уеннары түгел. Бездә һәвәскәрләр катнаша. Шуңа да без ничек дөрес язылуын үзебез хәл итәбез", - диде ул.

Танылган Фоат Ганиев сүзлегендә "марафон" сүзе татарча да, русча да бер төрле язылышта тәкъдим ителә - марафон.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading