16+

Президент белән бергә

Татарстан яшьләре «Президент белән бергә» җәмәгать инициативалары үзәге төзеде. Аның беренче утырышында «Сәләт» фондының башкаручы директоры Тимур Сөләйманов идеянең ничек барлыкка килүе турында сөйләде: - Республикабызның үсеше өчен без - яшьләр берләшергә тиешбез. Моның турында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та әйтте. «Сәләт» йортында яшьләр оешмалары бергә...

Татарстан яшьләре «Президент белән бергә» җәмәгать инициативалары үзәге төзеде. Аның беренче утырышында «Сәләт» фондының башкаручы директоры Тимур Сөләйманов идеянең ничек барлыкка килүе турында сөйләде:

- Республикабызның үсеше өчен без - яшьләр берләшергә тиешбез. Моның турында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та әйтте. «Сәләт» йортында яшьләр оешмалары бергә җыелып киңәшләшкәннән соң, «Президент белән бергә» дигән җәмәгать инициативалары үзәге төзергә булдык. Үзәк Президент программаларын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән проектларны берләштерәчәк. Бирегә Татарстанда яшәүче һәркем үз инициативасы, үз идеясе белән килә алачак, анда проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге дә тудырылачак. Безнең проектлар бик күп, ә халыкныкы тагын да күп.

«Президент белән бергә» җәмәгать инициативалары үзәгенең тиздән үз сайты да булачак. Үзәк исә «Сәләт» фонды базасында урнашачак. Татарстан районнарында бүлекчәләр дә оештырылу планлаштырыла. Шул рәвешле республиканың теләсә кайсы почмагында яшәүче кешенең Президент программаларын үстерүгә юнәлтелгән проектларга кушылу яки үз инициативасын белдерү мөмкинлеге арта. Инициативаларны махсус төзелгән экспертлар советы караячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading