16+

Президент игълан иткән 100әр мең сумга дәгъва кылучы комбайнчылар билгеле

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында быелгы уракта иң алдынгы комбайнчыларның исемлеге чыкты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында быелгы уракта иң алдынгы комбайнчыларның исемлеге чыкты.

Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләрендә катнашкан алдынгы комбайнчыларга 100әр мең сум премия тапшыруы хакында игълан иткән иде. Иң алдынгы комбайнерлар исемлеге урак тәмамлангач игълан ителәчәк. Министрлык бу исемлеккә керергә мөмкин булган игенчеләрнең исемлеген тәкъдим итә.

Бәйге шартлары буенча, техника берничә төркемгә бүленгән. Беренче төркемгә СК-5 Нива, Вектор-410/420, КЗС-7, Енисей, икенчегә - ДОН-1500/1200, Акрос-530/550, КЗР-10 Полесье, КЗС-812, КЗС-10К, Кейс-2366, Нью Холланд ТХ-65/ТС-56, Клаас Доминатор Мега-204/208, өченчегә - Акрос 580/585/595, КЗС-1218, Нью Холланд CSX/CX/CS, Мега-360/370, Клаас Тукано 430-450/470-480, Клаас Лексион 480/540, Джон Дир 9560-9670, Джон Дир W540, дүртенчегә - Клаас Тукано 570-580, Торум-740/750, Клаас Лексион 560/570/580/650/670/740/770 комбайннары кергән.

Беренче төркемдә алдынгы урында Лаеш районы "Зарипов Г.Б." КФХсы комбайнчысы Фәргать Әхмәтшин бара. Ул 21 көн эчендә "Нива СК-5" комбайнында 1764 тонна бөртек суктырган.

Икенче төркемдә беренчелекне Әлмәт районы Н.Е.Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыяте комбайнчысы Андрей Федосеев били. Ул 27 көн эчендә "Нью-Холланд ТС-56" комбайнында 3360 тонна бөртек суктырган.

Өченче төркемдә лидер - Нурлат районы "Сөләйманов А.И." хуҗалыгы комбайнчысы Владимир Никитин. Аның ярдәме белән, 33 көн эчендә "Нью Холланд 8080" комбайнында 4615 тонна ашлык амбарга озатылган.

Дүртенче төркем алдынгысы - Фирдәвес Зәйнуллин. Әлки районы "Хузангаевский" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте комбайнчысы 26 көндә "Торум 750" дә 3222 тонна ашлык җыярга өлгергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading