16+

Президент министрларга социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәнергә тәкъдим итте

Республика хөкүмәтенең КФУ белән берлектә эшләгән «Эшмәкәрлек фабрикасы» проектының чираттагы сезонына йомгак ясалды. Бүгенге яшьләрдән киләчәк эшмәкәрләрен әзерләүне максат итеп куйган әлеге проектта катнашучылар өч ай дәвамында шәхси бизнесларын булдырып, аларны инвестиция проектлары сыйфатында тәкъдим иттеләр.

Булачак эшмәкәрләр һәм «Эшмәкәрлек фабрикасы» белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты һәм җиде бизнес-проект белән танышты. Алар арасында мебель җитештерү, балет биюенә өйрәтү, умартачылык шөгыле, социаль челтәрләр маркетингына өйрәтү кебек проектлар бар иде. Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләргә кагылышлы проектны кызыклы дип атады һәм министрлар өчен мастер-класс үткәрергә дигән тәкъдимне җиткерде, бу алар өчен бер дә начар булмас иде, дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading