16+

Президент Сафа Бәхтиев йортында булды

Кичә Президент Рөстәм Миңнеханов Казанда капиталь ремонт барган яки тәмамланган социаль хезмәт биналарын һәм урам-юл челтәрен карады.

Кичә Президент Рөстәм Миңнеханов Казанда капиталь ремонт барган яки тәмамланган социаль хезмәт биналарын һәм урам-юл челтәрен карады.


Иске Татар бистәсе - XIX-XX гасыр башына караган тарихи биналарны саклаган территорияләрнең берсе. Ул үзенең истәлекле урыннары, зәвыклы архитектуралы йортлары белән туристларны, башкала кунакларын үзенә җәлеп итә. Бу зона - һәрчак шәһәр, республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә. Президент та башта шунда булды.
XX йөз башының танылган Казан сәүдәгәре Сафа Бәхтиев йортының фотографиясен Рөстәм Миңнеханов үзенең инстаграм сәхифәсенә куйды. Бу үзенчәлекле бина күпләр өчен ачыш булды сыман. Казанда шундый матур бизәкле, гаҗәеп дизайнлы тарихи бинага сокланып гаҗәпләнүчеләр, фотоны караучылар саны берничә сәгать эчендә 3 меңнән артып китте.

Әлеге бина тарихи һәм архитектура һәйкәле булып санала. Тарихтан билгеле булганча, Сафа Бәхтиев мануфактура һәм галантерея товары белән эш иткән.
Сафа Бәхтиев йортын 1903-1906 елларда архитектор Фома Петронди төзегән. Әлеге архитектор Казанда 150дән артык объектны сафка бастырган. Бүген дә аларның 14е сакланып калган. Шуларның берсе - әйткәнебезчә, Сафа Бәхтиев йорты.

Бинаны төзекләндерү эшләре 2016 елда тәмамланган. Ул чакта ук биредә кунакханә булачак дигән карарга киләләр. Аның янәшәсендә XX гасырда татар сәүдәгәрләренең көнкүрешен тасвирлаган музей экспозициясе урнашачак дип планлаштыралар.
Моннан биш еллап элек Казанның Иске Татар бистәсендәге тарихи йортлар һәм биналар ярымҗимерек хәлдә иде. Татарстан Президенты теләктәшлегендә, Иске Татар бистәсе яңарыш юлына аяк басты. Казанда 2013 елда узган студентларның халыкара җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында, Каюм Насыйри урамындагы дистәгә якын тарихи йорт элеккеге рәвешендә яңартылды. Төзекләндерү эшләрендә, эре предприятиеләр белән беррәттән, шәхси эшкуарлар да катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading