16+

Президент сайлауларында хастаханәләрдә дә тавыш биреп булачак

Үзәк сайлау комиссиясе төбәк сайлау комиссияләре белән берлектә 2018 елның мартында Россия Президенты сайлаулары вакытында хастаханәләрдә булган медицина персоналы һәм авыру гражданнар өчен тавыш бирү механизмын эшли. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев җиткерде, дип яза “Татар-информ”, ТАСС агентлыгына сылтама белән.

– Бу – сайлаучыларның шактый зур резервы. Статистика буенча, һәр көнне хастаханәләрдә булучы гражданнар саны 1 миллионнан да ким түгел. Тагын 30 процентлап хезмәт күрсәтелүче персонал – 300 мең тирәсе табиб, шәфкать туташлары, башкалар да бар. Димәк, барысы 1,5 миллионга якын, – дигән ул Үзәк сайлау комиссиясе утырышында.

Ул, вакытлыча сайлау участогы булдырып, пациентлар һәм хезмәткәрләргә гариза яздырып, анда тавыш бирүгә мөмкинлек тудырырга кирәклеген билгеләп үткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading