16+

Президент яшьләргә дөньяны үзгәртергә кушты

15 октябрь көнне Сочи шәһәрендә XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале ачылды. Анда 180 илдән килгән 20 меңнән артык делегат, шул исәптән, Татарстаннан 200 яшь кеше катнаша. Фестивальне Россия Президенты Владимир Путин ачты.

15 октябрь көнне Сочи шәһәрендә XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале ачылды. Анда 180 илдән килгән 20 меңнән артык делегат, шул исәптән, Татарстаннан 200 яшь кеше катнаша. Фестивальне Россия Президенты Владимир Путин ачты.


- Ышанам, сез - төрле илләрдән килгән, төрле милләттән һәм төрле диннән булган яшьләрне уртак хисләр, уртак кыйммәтләр һәм максатлар, азатлыкка, бәхеткә, планетабызда тынычлыкка һәм татулыкка омтылыш, иҗат итү, зур үрләр яулау хисе берләштерә, - диде Владимир Путин. - Ә без сез уңышка ирешсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез. Яшь буын һәрвакыт яңалыкка үрелгән идеяләр алып килә. Сезгә экспериментлар, бәхәсләр, әйберләрнең гадәти торышы белән килешмәү хас. Омтылыгыз! Киләчәгегезне үзегез иҗат итегез! Дөньяны үзгәртергә, яхшырак итәргә тырышыгыз. Барысы да хәлегездән килә. Иң мөһиме - бары тик алга гына барырга тырышу. Ә фестивальдәге танышлыклар сезгә тормышыгыздагы иң кыю, иң күркәм максатларыгызга һәм хыялларыгызга ирешергә ярдәм итәчәк.

Фестиваль ачылышына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул яшьләр әзерләгән күргәзмә белән танышты, «Сириус» мәгариф үзәгендә булды, скайпарк (Сочи милли паркында биеклектә урнашкан Россиядәге беренче маҗаралар паркы) эше белән танышты, Татарстан делегатлары белән аралашты. Республика җитәкчесе паркта бер аттракционда Ахштырь үзәнлеге өстеннән очып үткән. Ул очып узган ара - 700 метр, тизлеге сәгатенә 70 чакрымга кадәр җиткән.

Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале кунаклары - төрле илләрдән 100 студент Казанга да килде. Алар республика тормышы, фән, мәгариф, медицина, спорт өлкәсендәге казанышлар белән танышачак.

Фестиваль 22 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading