16+

Президентның матбугат сәркатибе итеп Эдуард Хәйруллин билгеләнде

Татарстан Президенты матбугат хезмәтен моңа кадәр Андрей Кузьминның урынбасары булган Эдуард Хәйруллин җиткәләде.

Президентның матбугат сәркатибе итеп Эдуард Хәйруллин билгеләнде

Татарстан Президенты матбугат хезмәтен моңа кадәр Андрей Кузьминның урынбасары булган Эдуард Хәйруллин җиткәләде.

Бу хакта журналистларга ел нәтиҗәләре буенча традицион очрашуда Президент Рөстәм Миңнеханов үзе игълан итте. "Кичүдә кешеләрне алмаштырмыйлар, бу сайлау шуның белән бәйле. Эдуард инде биш ел безнең командада эшли, үзен күрсәтте", - диде ул. Ә Андрей Кузьминның "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры булып китүен исә яңалыкка омтылу һәм компаниянең эшен камилләштерергә, заманчалаштырырга теләү белән аңлатты. Элеккеге матубат сәркатибенә Президент Рәхмәт хаты тапшырды.

Эдуарда Хәйруллин Президентның матбугат хезмәтенә килгәнче "1 канал"ның махсус корреспонденты булып эшләгән. Ул танылган фотограф буларак та билгеле. Аның эшләрен http://edkhayrullin.ru сайтында карарга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез бүген Андрей Кузьминның "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры булып билгеләнгәнлеге мәгълүм булды. Моңа кадәр әлеге вазифаны башкарган Фәрит Шаһиәмәтов исә "Татспиртпром" ширкәтенә техник директор булып китте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading