16+

Психик яктан тотрыксыз кеше күзәтүче була алмый

Быелның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар үткәрелә.

Психик яктан тотрыксыз кеше күзәтүче була алмый

Быелның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар үткәрелә.

– Ил өчен гаять әһәмиятле сайлауларның законнарга нигезләнелеп, тыныч һәм бәхәсләргә урын калдырмыйча узуы мөһим. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы да 18 мартта булачак сайлауларда күзәтүче сыйфатында катнашачак, сайлау комиссияләренә эшләр оештыруда ярдәм итәчәк, – дип хәбәр итте Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин 17 гыйнварда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Унсигез яшь тулган, дәүләт яки суд органнарында эшләмәүче Россия гражданнары җәмәгать күзәтүчесе була ала. Психик яктан тотрыксыз кешегә, әлбәттә инде, җәмәгать күзәтүчесе вазифасын тапшырып булмый, дип искәртте Анатолий Фомин.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Кирилл Пономарев таныштырганча, республикада 18 мартта 2800 сайлау участогы эшләячәк.

– Өч меңнән артык күзәтүче туплана. Иҗтимагый палата әгъзалары, җәмәгать оешмалары активистлары җәлеп ителә. Сайлауларга кадәр Казан, Чаллы, Алабуга, Буа, Әгерҗе һәм башка төбәкләрдә әзерлек курслары үткәреләчәк, – дип сөйләде ул.

Анатолий Фомин әйтүенчә, Татарстанда электрон технологияләр бик югары, күзәтүчеләр әзерләүдә видеоконференцияләр мөмкинлекләрен дә кулланылачак.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин үзенең йомгаклау сүзендә халык исеменнән чыгыш ясаучы аферистлар коткысына бирелмәскә, сайлауларда тынычлыкны сакларга чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading