16+

Путин алкоголь әйләнеше контролен көчәйтү турындагы канунны имзалады

Россия президенты Владимир Путин алкоголь җитештерү һәм алкоголь продукциясенең лицензиясез әйләнеше өчен административ җаваплылыкны көчәйтү турындагы канунны имзалады.

Россия президенты Владимир Путин алкоголь җитештерү һәм алкоголь продукциясенең лицензиясез әйләнеше өчен административ җаваплылыкны көчәйтү турындагы канунны имзалады.

Документ хәмер продукциясен вендинг аппаратлары ярдәмендә сатуны тыя, дип яза "Татар-информ". http://tatar-inform.tatar

Алкоголь җитештерү һәм алкоголь продукциясенең лицензиясез әйләнеше өчен вазифаи затлар өчен административ җаваплылык үз эченә 500 меңнән алып 1 миллион сумга кадәрле штрафны ала. Шулай ук канун бозучыларның 2-3 елга кадәр сәүдә эшчәнлеге тыелырга да мөмкин. Юридик затның штрафы барлык еллык табышның 1/5 күләмен тәшкил итәчәк, әмма бу сумма 3 миллион сумнан артып китә алмый. Шулай ук мондый хокук бозу өчен юридик затның эшчәнлеге 60-90 тәүлеккә кадәр тукталыла ала, продукция дә конфискацияләнәчәк.

Ә гражданнарга хәмер белән законсыз сәүдә иткәнгә 30-50 мең сумга кадәр административ җаваплылык каралган. Мондый эш белән шөгыльләнгән шәхси эшмәкәрләргә 100 меңнән 200 меңгә кадәр штраф һәм алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү җәзасы бирелә.

Хәзерге вакытта мондый хокук бозуга максималь штраф физик затлар өчен - 2,5 мең сум, юридик затларга 300 мең сум билгеләнгән.
Моннан тыш, административ җәза Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне хисаплау тәртибен бозганга да биреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading