16+

Путин Согуд Гарәбстаны Короле белән очрашты

Россия Президенты Владимир Путин Согуд Гарәбстаны Короле Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд белән очрашты.

Россия Президенты Владимир Путин Согуд Гарәбстаны Короле Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд белән очрашты.

Чарада сүз ике ил арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, сәүдә-икътисади, инвестицион, мәдәни-гуманитар өлкәләрдә багланышларны үстерү һәм халыкара мәсьәләләр турында барды. Владимир Путин әйтүенчә, бу Россия-Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләре тарихында Согуд Гарәбстаны Короленең беренче визиты. "Ышанам, сезнең визит ике яклы дәүләтара мөнәсәбәтләргә яңа, гаять көчле этәргеч бирәчәк", - дигән Россия Президенты.

Сүз уңаеннан: Россия-Согуд Гарәбстаны сөйләшүләрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading