16+

Путин хатын-кызларны Бальмонт шигырьләре белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин телевизион мөрәҗәгатендә хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән тәбрик итте.

Путин хатын-кызларны Бальмонт шигырьләре белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин телевизион мөрәҗәгатендә хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән тәбрик итте.

«Сез бу дөньяны гүзәллек һәм яшәү энергиясе белән тутырасыз, аны наз һәм рухи юмартлык белән җылытасыз, җиргә ямь биреп торасыз, - диде дәүләт башлыгы Владимир Путин хатын-кызларны бәйрәм белән котлап. - Хатын-кызда без барысын да табабыз: илһам чыганагы да, юаныч та. Хатын-кыз - тормышыбызның чыганагы һәм аның балаларда дәвам итүе».

Элек-электән ир-атлар гүзәл затларга атап җырлар, шигырьләр язган. Владимир Путин Көмеш гасыр шагыйре Константин Бальмонтның сүзләрен бик тә төгәл һәм образлы дип атады.

«Женщина - с нами, когда мы рождаемся.

Женщина - с нами в последний наш час.

Женщина - знамя, когда мы сражаемся.

Женщина - радость раскрывшихся глаз», - дигән шигырь юлларын укыды дәүләт башлыгы.

Президент шулай ук ассызыклап үткәнчә, ир-атлар бүген генә түгел, хатын-кызларга терәк булуларын һәрвакыт исләрендә тотачак.

«Сөекле гүзәл затларыбыз безнең кайгыртуны һәм игътибарны тойсын, ешрак елмайсыннар өчен барысын да эшләячәкбез», - дип ышандырды Путин һәм хатын-кызларга сәламәтлек, уңышлар, шатлык-куанычлар, бәхет теләде.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading