16+

Путин хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кушты

Россия Президенты Владимир Путин Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы съездының пленар утырышында катнашты.

Россия Президенты Владимир Путин Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы съездының пленар утырышында катнашты.

Чарада катнашучылар алдында ясаган чыгышында ул әлеге өлкәдә структур үзгәрешләр булдыру, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, сәнәгатьне профессиональ кадрлар белән тәэмин итү, алдынгы технологияләрне кертү, эшлекле климатны яхшырту, яңа эш урыннары булдыру кирәклегенә басым ясады.

- Әлеге шартлар федераль, төбәк, муниципаль дәрәҗәдә булырга тиеш. Илебезнең киләчәге, икътисадның көндәшлеккә сәләтле булуы, гражданнарның иртәгәге көне безнең нинди юл сайлавыбыздан тора, - диде Президент.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading