16+

Путин илдәге демографияне үстерү программаларының уңышлы эшләвен билгеләп үтте

Россия Президенты Владимир Путин Брянскига эш сәфәре барышында яңа ачылган перинаталь үзәкнең эшчәнлеге белән танышты, дип хәбәр итә kremlin.ru.

Россия Президенты Владимир Путин Брянскига эш сәфәре барышында яңа ачылган перинаталь үзәкнең эшчәнлеге белән танышты, дип хәбәр итә kremlin.ru.

Президент үзәкнең операция блогы, интенсив терапия палатасын, җитлекми туган сабыйлар өчен инкубаторны, башка медицина учреждениеләрендәге табиблар белән видеоэлемтәгә керү мөмкинлеген бирүче телемедицина үзәген карады. Ил башлыгы пациентлар белән дә аралашты. Соңыннан үзәк хезмәткәрләре белән сөйләште. Сөйләшү барышында илдәге демографик вазгыятькә дә тукталды.

- Демографик вазгыятьне уңай якка үзгәртә алдык. Демографияне үстерү программаларының шулай уңышлы эшләп китәсенә беркем дә ышанмаган иде. Моның турында элек тә әйткәнем булды. Тагын кабатлау комачауамый. Илдә туучы балалар санын арттыру юнәлешендә кулланылган барлык чаралар вазгыятьне уңай якка үзгәртергә мөмкинлек бирде, - диде ул.


Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading