16+

Путин инвалидлар сайлауларда катнашсын өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга кушты

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр сайлауларда катнашсын өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылырга тиеш, дип яза “Татар-информ” ТАСС агентлыгына сылтама белән.

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр сайлауларда катнашсын өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылырга тиеш, дип яза “Татар-информ” ТАСС агентлыгына сылтама белән.

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин инвалидлар һәм коммерцияле булмаган профильле оешма вәкилләре белән Россия дәүләт махсуслаштырылган сәнгать академиясендә очрашуда җиткергән.
Дәүләт башлыгы сайлау участокларында хәзергә кадәр каршылыклар булу, аерым алганда, барысында да пандуслар булмавы, шулай ук сайлау компанияләрен мәгълүмат белән тәэмин итүдә сораулар булуын җиткергән.

– Россия гражданнары, сәламәтлекләре нинди булуга карамастан, сәяси тормышта, шул исәптән сайлауларда да, актив катнашу өчен бөтен мөмкинлекләр белән тәэмин ителергә тиеш, – дип билгеләп үткән Путин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading