16+

Путин Казанны үрнәк итеп китерде

2019 елда Красноярскида XXIX кышкы универсиада үтәчәк. Кичә Россия Президенты Владимир Путин аңа әзерлек барышы буенча утырыш уздырды. Ул үзенең чыгышында, дөньякүләм спорт чараларының ил өчен мөһимлеген ассызыклап, Казанны мисал итеп китерде.

- Спорт чараларына әзерлек барышында яңа объектлар сафка баса, инфраструктура яңартыла, юллар төзелә. Сочида Олимпиада, Казанда Универсиада узды. Шул чор эчендә шәһәрләр матурланды, спорт объектлары гына түгел, транспорт, туристлык, мәдәният, социаль инфраструктура да яңарды. Яңа төзелгән объектлар ярышлардан соң да эшләрме дигән шик бар иде. Казанда да, Сочида да объектлар актив эшли, - диде ул.

Утырыш барышында Путин допинг проблемасына да тукталды.
- Россиянең допингка каршы контроль системасының нәтиҗәле эшләмәвен танырга кирәк. Допинг-контроль өчен җавап бирә торган халыкара оешманың кисәтүләренә колак салырга тиешбез. Допинг куллану фактларын танырга, тикшерү алып барырга һәм гаеплеләргә тиешле җәзаны бирергә кирәк, - диде Путин.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading