16+

Путин оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Россиянең оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын профессиональ бәйрәмнәре белән котлады, дип яза Кремль сайты.

Россия Президенты Владимир Путин Россиянең оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын профессиональ бәйрәмнәре белән котлады, дип яза Кремль сайты.

"Без бөтен дөньяга билгеле корал үрнәкләре ясаган инженерларыбыз, конструкторларыбыз белән горурланабыз. Павел Захав, Сергей Мосин, Георгий Шпагин, Михаил Калашников исемнәре ватан тарихында мәңгегә калачак" диелә аның котлау мөрәҗәгатендә.

Россия лидеры сүзләренчә, оборона-сәнәгать комплексы дәүләтнең игътибар үзәгендә. Аерым алганда, аның фәнни, тикшеренү базасы камилләштерелә, производствога алдынгы технологияләр кертелә, белгечләрне әзерләү сыйфаты яхшыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading