16+

Путин Пхенчханда Олимпиадада катнашачак спортчылар белән очрашты

Кичә Россия Президенты Владимир Путин «Новогорск» уку-тренировка үзәгендә XXIII Олимпия уеннарында катнашачак спортчылар белән очрашты, дип хәбәр итә Кремль сайты.

Путин атлетларга бары тик яхшы нәтиҗәләр һәм җиңү турында гына уйларга, спорт һәм безнең спортчылар тирәсендә барган хәлләргә игътибар итмәскә тырышырга кушты. Спортта җиңүләр ансат бирелми, бигрәк тә аңа сәясәт кушылгач, диде ул. Очрашу ахырында Путин Олимпиадада катнашучыларга уңышлар теләде.

Сүз уңаеннан: Олимпиада 9-25 февраль көннәрендә Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә узачак. Барысы 102 комплет медаль уйнатылачак. Татарстаннан анда ун спортчы катнашачак. Алар арасында Анна Нечаевская, Андрей Ларьков (чаңгычылар), Владислав Хадарин, Милена Быкова (сноуборд), Евгения Тарасова (фигуралы шуу), Владимир Ткачев (хоккей, резерв) та бар.

Фото: kremlin.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading