16+

Путин: “Сәламәтлек саклау системасын камилләштерүне дәвам итәргә кирәк”

Россия Президенты Владимир Путин Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет утырышында катнашты, дип хәбәр итә kremlin.ru. Илдә сәламәтлекне саклауны үстерү мәсьәләләре турында сөйләгәндә ул табиблар җитмәү проблемасына да тукталды.

- Кытлык аеруча халык аз яши торган кечкенә торак пунктларда сизелә. Кирәкле белгечкә язылу кыенлыклары әле дә бар, медицина тикшеренүен дә тиз генә үтеп булмый, регистратураларда тупаслак күренешләре очрап тора. Сырхауханәләрне интернет белән тәэмин итеп кенә калмыйча, гражданнар тикшеренүне чират көтеп тормыйча, нервларын бетермичә генә үтә алырлык итеп эшләргә кирәк, - дип билгеләп үтте ул.

Президент фикеренчә, медиөина хезмәткәрләренең абруен, статусын, матди хәлен күтәрергә, аларны хокукый яктан якларга кирәк.

- Сәламәтлек саклау ул, мәгариф кебек, хезмәт күрсәтү генә түгел, укытучылар, табиблар илнең һәм җәмгыятьнең киләчәге өчен мөһим эшне башкаралар, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading