16+

Путин спорт белән спиртны бутамаска куша

Россия Президенты Владимир Путин спорт белән спиртны бутамаска куша, дип яза «Интерфакс».

Россия Президенты Владимир Путин спорт белән спиртны бутамаска куша, дип яза «Интерфакс».

«Москва – Киевская»  станциясенең ремонт-экипировка депосы хезмәткәрләре, Путин белән аралашканда, аңардан, тыгыз эш графигы булуга карамастан, энергиясе ташып тору сәбәпләрен сораштылар.
– Спорт дигән сүз бар, аны спирт белән бутарга кирәкми. Әлбәттә, алар бер-берсеннән бер генә хәреф белән аерыла, чынлыкта аерма бик зур. Бер сере менә аның шунда, – дип җаваплыд Путин.

Аның сүзләренчә, кеше эшкә бирелгән, аңардан тәм таба икән, ул башкаларга файда китерсә, ул аңа өстәмә көч бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading