16+

Путин якташыбыз Владимир Вавиловка дәүләт премиясе тапшырды

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда балалар хосписына нигез салучы Владимир Вавиловка хәйриячелек өлкәсе эшчәнлегендәге казанышлары өчен дәүләт премиясен тапшырды.

Тантаналы чара Мәскәү Кремлендә узды. Дәүләт премиясе күләме – 2,5 миллион сум.

Сүз уңаеннан: Владимир Вавилов 2014 елны хәйрия акчасына балалар өчен хоспис салдырды. Бүген ул тагын шундый хоспис булдыру нияте белән йөри. Анысы өлкәннәр өчен булыр дип көтелә. Төзелеш 250 миллион сум белән бәяләнә.

Фото: kremlin.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading