16+

Путинның зур матбугат конференциясенә меңләп журналист аккредитация узган

Россия Президенты Владимир Путинның 14 декабрьдә узачак зур матбугат конференциясендә катнашуга журналистлардан меңләп гариза кабул ителгән.

Путинның зур матбугат конференциясенә меңләп журналист аккредитация узган

Россия Президенты Владимир Путинның 14 декабрьдә узачак зур матбугат конференциясендә катнашуга журналистлардан меңләп гариза кабул ителгән.

Бу хакта чәршәмбе, 29 ноябрьдә, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сөйләде, дип хәбәр итә “Татар-информ” “Известия”гә сылтма белән.

Кремль вәкиле Президентның еллык зур матбугат конференциясе Россия һәм чит ил журналистларында кызыксыну уятуын билгеләп узган.

“Әзерлек тулы көчкә бара, безгә журналистлардан меңләп гариза керде инде. Иң активлар булып әлегә япон матбугаты бара, немецлар, америкалылар, кытайлар да күп. Сүз дә юк, Россия гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре дә шактый”, – дип сөйләгән Дмитрий Песков.

Искәртеп үтик, Президентның зур матбугат конференциясен уздыру вакыты 14 декабрь – пәнҗешәмбе көнгә билгеләнүе турында 21 ноябрьдә хәбәр ителгән иде. Шул вакытта ук Россия Президенты матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе аккредитация һәм брифинглар департаменты зур матбугат конференциясендә катнашу өчен гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләреннән гаризалар кабул итә башлады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading