16+

Путинның президент вазифасындагы эшен 81 процент россияле уңай бәяләгән

Путинның президент вазифасындагы эшен 81 процент россияле уңай бәяләгән, дип күрсәтә "Левада-Үзәк" үткәргән сораштыру нәтиҗәләре.

Путинның президент вазифасындагы эшен 81 процент россияле уңай бәяләгән, дип күрсәтә "Левада-Үзәк" үткәргән сораштыру нәтиҗәләре.

Шул ук вакытта 44 процент кеше генә, Дмитрий Медведевның Россия премьер-министры вазифасын башкаруыннан канәгать, дип белдергән. Ә 55 процент респондент бөтенләй аның эшеннән риза түгел. Гомумән, хөкүмәте эшчәнлеген 48 процент кеше уңай яктан бәяли, ә 51 проценты тискәре фикердә, дип яза "Интерфакс".
Моннан тыш, сораштырылучыларның 15 проценты ил сәясәтчеләренең берсенә дә ышанмавы хакында белдергән. 14 процент респондент сәясәт белән кызыксынмавы хакында әйткән.
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading