16+

Һәр бишенче кеше эш хакына яшәү урыныннан күченергә әзер

Интернет аша эш эзли башласаң, еш кына намуссыз оешмалар кәкре каенга терәтеп калдыра үзеңне.

Һәр бишенче кеше эш хакына яшәү урыныннан күченергә әзер

Интернет аша эш эзли башласаң, еш кына намуссыз оешмалар кәкре каенга терәтеп калдыра үзеңне.

Хәер, бу мәсьәләдә хәл җайланды кебек, "Работа в России" Гомумроссия вакансияләр базасының мәгълүмати аналитик системасында җаның теләгән эш табарга була. Сайт та ышанычлы, куллану ягыннан да уңайлы.

Әлеге портал Россия Президенты Владимир Путин эш табу һәркемгә дә тигез дәрәҗәдә мөмкин булсын дип максат куйганнан соң, быелның июлендә эшли башлаган. Татарстанның хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, әлеге сайт аша вакансиядән тыш, булачак эш урыны турында тулы мәгълүмат, хезмәт хакы күпме буласын, эш урыны урнашкан тирәдә балалар бакчасы, хастаханәләр барлыгы турында да белергә мөмкинлек бар. Шулай ук вакытлыча яшәргә бирелә торган торак бәяләрен дә ачыкларга була. Порталда илнең бөтен төбәгеннән миллионнан артык вакансия урнаштырылган. 22 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, безнең Татарстаннан 691 эш урыны тәкъдим ителгән. Бер вакансия, гадәттә, бер айдан өч айга кадәр сайтта эленеп тора.

- 110 мең хезмәт хакы тәкъдим иткән инженер белгечлеге порталда аеруча популяр булды. Бу урынга бөтен ил буенча 54 кеше резюмесын юллаган иде. Шулай да үзебезнең республика кешесе сайланып алынды, күрәсез, сайт һәркем өчен ачык, - ди Эльмира Зарипова.

Үткәрелгән сораштырулар буенча, Татарстанда 500 эш эзләүченең һәр бишенчесе эш хакына яшәү урынын алыштырырга әзер. Татарстан буенча тәкъдим ителгән 33500 вакансиянең 508е физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен каралган. Бүген исә Татарстанның хезмәт базарында җитештерү тармагында , төзелеш өлкәсендә , сәламәтлек саклау юнәлешендә хезмәткәрләр җитми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading