16+

Һәр яңа туган сабыйга – бүләк?

Россиядә һәр яңа туган сабый инде киләсе елдан дәүләттән бүләк алырга мөмкин. Мондый пункт Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы “Балалар унъеллыгы” уңаеннан эшләгән 2020 елга кадәрге чаралар планында бар, дип яза “Известия”.

Россиядә һәр яңа туган сабый инде киләсе елдан дәүләттән бүләк алырга мөмкин. Мондый пункт Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы “Балалар унъеллыгы” уңаеннан эшләгән 2020 елга кадәрге чаралар планында бар, дип яза “Известия”.

Бүләкләрне әниләргә бала табу йортыннан чыкканда тапшырырга ниятлиләр. Белгечләр сүзләренчә, бу сабыйның беренче өч аена киемнәр, подгузниклар, шалтыравык уенчыклар, бала ыштаннары һәм сабыйга кирәкле башка әйберләр булырга мөмкин. Нигездә, әлеге бүләкләр Россиядә җитештерелгән булачак.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы фикеренчә, әлеге инициатива үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм булып кына калмыйча, демографик вазгыятьне яхшыртуга да стимул булачак.
Проектны инде Икътисади үсеш министрлыгында килештергәннәр. Шул ук вакытта әлегә финанслау юллары күрсәтелмәгән. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы фикеренчә, чыгымны төбәкләркүтәрергә тиеш.

Тимур Нигъмәтуллин, финанс аналитигы:
- “Яңа туган сабыйларга кәрҗин” тупланмасының бәясе аерым төбәккә бәйле. Ләкин уртача алганда ул 10-15 мең сум булырга мөмкин. Әгәр һәр туган сабыйга мондый бүләкләр бирелә башласа, берничә дистә миллиард сумнар кирәк булачак. Димәк, бөтен авырлык төбәкләргә төшәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading