16+

Разил Вәлиев иҗатына багышланган бәйге башланды

Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган XII «Дулкыннар» республика бәйгесе быел халык шагыйре Разил Вәлиев иҗатына багышлана. Бәйге вокал, нәфис сүз, рәсем номинацияләрендә төрле яшьтәге балалар арасында уза.

Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган XII «Дулкыннар» республика бәйгесе быел халык шагыйре Разил Вәлиев иҗатына багышлана. Бәйге вокал, нәфис сүз, рәсем номинацияләрендә төрле яшьтәге балалар арасында уза.

Быел бәйгедә балалар бакчаларына йөрүчеләр дә катнашачак. Конкурска 1134 гариза кабул ителгән. Нәфис сүз төрендә катнашырга теләүчеләр саны 500гә җитә. Катнашучыларга вокал һәм нәфис сүз буенча бәяне танылган артистлар, рәсем төрендә күренекле рәссамнар бирәчәк. Жюрида Разил Вәлиев үзе дә булачак.

- Элек безнең конкурста катнашкан яшьләр арасында бүгенге көндә танылган башкаручылар, артистлар да бар. Мәсәлән, Зәринә Хәсәншина, Артем Пискунов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова шундыйлардан. Без алар белән һәрвакыт кызыксынып торабыз, - ди «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.
Жюри әгъзасы Сәгыйть Муллануров әйтүенчә, бәйгенең балаларда зәвык тәрбияләүдә әһәмияте зур. Балаларның башкару осталыгы елдан-ел арта бара. Аларның үзләре язган шигырьләрен укулары да сөендерә. Әгәр «Дулкыннар» булмаса, кайсы композиторның иҗатын җентекләп өйрәнә алырлар иде икән?
- «Дулкыннар» бәйгесе минем балачактагы хыялымны тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Мине шунда күреп, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә эшкә чакырдылар, - ди Айзилә Батрханова.

Конкурста берничә тапкыр катнашырга да мөмкин. Чикләү бары тик бәйгедә гран-прига ия булучыларга гына кагыла.

Конкурсның йомгаклау концерты 17 мартта Халыклар дуслыгы йортында узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading