16+

Республика федераль законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә

2007-2014 елларда Татарстанда халык күпләп йөри торган урыннарда янгыннар саны 75 процентка арткан. Алар арасында яңа төзелгән биналар да шактый. «Яңа Тура», Вьетнам базары, «Даурия», «Каравай» базарлары, «Адмирал» сәүдә комплексы янды. Болар исә кешеләр күп булган җирләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча хәл ителергә тиешле проблемаларның шактый булуы хакында сөйли. Казан...

2007-2014 елларда Татарстанда халык күпләп йөри торган урыннарда янгыннар саны 75 процентка арткан. Алар арасында яңа төзелгән биналар да шактый. «Яңа Тура», Вьетнам базары, «Даурия», «Каравай» базарлары, «Адмирал» сәүдә комплексы янды. Болар исә кешеләр күп булган җирләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча хәл ителергә тиешле проблемаларның шактый булуы хакында сөйли. Казан...

- «Адмирал» сәүдә комплексында булган янгында объектның хуҗасы һәм арендаторы гына түгел, ә күзәтчелек органнары һәм җирле хакимиятнең дә гаебе бар. Алар бинаны төзекләндергәндә һәм аны файдалану барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә тиешле игътибар бирмәгән. Табыш артыннан куып, иң мөһим нәрсә - кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында онытканнар. Сәүдә комплексы җитешсезлекләр була торып эшләгән, ә күзәтчелек органнары вә­килләре әлеге җитешсезлекләргә күз йомган, - Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов утырышта шулай дип белдерде.

Утырышта Рөстәм Миңнеханов «Адмирал»да чыккан янгын белән бәйле гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерүгә һәм кешеләр күп булган урыннарда куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендә башкарма һәм муниципаль хакимият органнары, шулай ук контроль-күзәтчелек органнарының хезмәттәшлеген камилләштерү буенча чараларны гамәлгә ашыруга йомгак ясады.

Исегезгә төшерик, Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов сәүдә комплексында чыккан янгын турында ишетүгә үк фаҗига булган урынга барып, ашыгыч киңәшмә уздырды. Янгынның сәбәпләрен ачыклауны таләп итүдән тыш, республикадагы халык күпләп йөри торган башка объектлардагы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерергә кушты.

Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, федераль дәүләт янгын күзәтчелеге органнары, прокуратура органнары белән берлектә, 385 сәүдә объектындагы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшерә. Хәзерге вакытта 362 объектта тикшерү узган, 301енең янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозып эшләве ачыкланган. Тулаем алганда, аларда 2500дән артык кимчелек табылган. Ике юридик, ике шәхси һәм 136 рәсми зат административ җаваплылыкка тартылган. Аларга салынган штраф күләме якынча 1 миллион 626 мең сум. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Рөстәм Миңнеханов алга таба һәр объекттан файдалану карарын коллегия белән кабул итүне йөкләде.

Утырышта билгеле булганча, янгын сәбәпләрен тикшерү нәтиҗәсе буенча Татарстан Хөкүмәте федераль законга төзәтмәләр кертү проектын әзерләгән. Аларда Дәүләт янгын күзәтчелегенә кешеләр күпләп була торган объектларда төзелеш һәм реконструкция эшләрен тикшерү хокукын яңадан кайтарырга тәкъдим ителә. Файдалануга тапшырылганнан соң да аларда тикшерүләр ел саен узарга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading