16+

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында яңа җитәкче

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде. Бу хакта Указ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2015 елның 16 гыйнварында имзаланды. Әлегә кадәр Айрат Ринат улы Зарипов Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсен җитәкләде. Яңа җитәкчене...

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында яңа җитәкче

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде. Бу хакта Указ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2015 елның 16 гыйнварында имзаланды. Әлегә кадәр Айрат Ринат улы Зарипов Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсен җитәкләде. Яңа җитәкчене...

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде. Бу хакта Указ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2015 елның 16 гыйнварында имзаланды.
Әлегә кадәр Айрат Ринат улы Зарипов Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсен җитәкләде. Яңа җитәкчене «ТАТМЕДИА» агентлыгы хезмәткәрләренә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та катнашты. «ТАТМЕДИА» агентлыгының элеккеге җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, ашыгыч рәвештә чит илгә командировкага китү сәбәпле, әлеге чарада катнаша алмады.
Татарстан Премьер-министры Айрат Ринат улы Зариповны котлап, яңа эшендә уңышлар теләде.
«Айрат Ринат улы белән без бик күптәннән таныш. Теләсә кайсы төбәк, хәтта илдә дә 8 ел дәвамында Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе булып эшләгән кешене табу шактый авырдыр. Өстәвенә, Татарстан кебек төбәктә әлеге эшне башкару үзенә күрә бер тормыш мәктәбе генә түгел, ә зур сынау да. Айрат Ринат улы исә әлеге сынауны бик яхшы үтте. Роскомнадзор идарәсендәге эшчәнлеге дә мактауга лаек. Билгеле булганча, 2015 ел - шулай ук сайлау елы. Татарстан Президенты сайлаулары аеруча җаваплы булуы белән аерылып тора. Өстәвенә, илдәге катлаулы социаль-икътисади вәзгыятьне дә Татарстанга тәэсир итми калмас, дип әйтеп булмый. Шуңа күрә бу ел бер дә җиңелләрдән булмаячак. 2016, 2017 еллар да авыр булыр, мөгаен. Тагын шуны билгеләп үтү кирәк: кризис кайчан да булса барыбер тәмамланачак. Әлеге авыр шартларда үз-үзен бары тик уңай яктан, лаеклы итеп күрсәткән шәхесләр генә җиңүче булачак. «Татмедиа» агентлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә республикада иҗтимагый-сәяси торышны билгели. Шунысы мөһим, хәзерге вакытта халыкның социаль «кәефе» бик югары дәрәҗәдә», - дип белдерде Илдар Халиков.
Айрат Зарипов исә залда утыручыларга: «Биредәгеләрнең күбесе мине белә, мин дә алар белән таныш. Күпләр белән дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Алга таба да бергәләп эшләрбез», - диде.

Соңыннан «ТАТМЕДИА» агентлыгының яңа җитәкчесе кайбер газета редакцияләренең эшчәнлеге белән танышып чыкты.

Белешмә
Айрат Ринат улы Зарипов 1962 елда 8 августында Казанда туган.
1984 елда Казан дәүләт педагогика институтында белем ала.
1995 елда «Менеджмент» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый.
1984-1985 елларда - Казанда СПТУ-2дә укытучы, ТАССРның Министрлар Советы каршындагы Җәмәгать туклануы идарәсе КПТУ ВЛКСМ комитеты секретаре
1987-1988 елларда - Казан трамвай-троллейбус идарәсендә ВЛКСМ комитеты секретаре
1988-1991 елларда - ВЛКСМның Казан шәһәре Идел буе райкомы икенче секретаре
1991-1994 елларда - Казан каласы Идел буе районының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе
1994-2002 елларда - Казан хакимиятендә иҗтимагый оешмалар һәм ММЧ белән элемтә идарәсе җитәкчесе
2002-2006 елларда - Татарстан Республикасы Президенты матбугат үзәге җитәкчесе
2006-2010 елларда - Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе
2010 елның февраленнән Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсен җитәкләде.
Россия Федерациясенең 3 нче класслы дәүләт киңәшчесе (2011). Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007).
«Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» (2003), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005) медальләре, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең керсез һәм нәтиҗәле гражданлык хезмәте өчен рәхмәте (2012), Дуслык ордены (2013) белән бүләкләнгән.
Өйләнгән, ике кызы бар.
Фото: intertat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading