16+

Республика Сабан туйларының яңартылган графигы

Татарстан авыл-шәһәрләрендә милли бәйрәм - Сабан туе көннәре 1-2 июльгә билгеләнгән иде. 1июльдә ул кайберләрендә узды, ә 2 июль - Зәй районында 14 кеше үлеме белән булган фаҗига сәбәпле, Татарстанда матәм көне игълан ителеп, бәйрәм бу атнага күчерелде.

"Татар-информ" агентлыгына Татарстанда Сабан туйларының яңартылган графигы билгеле булды.
8 июльдә Сабан туе Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Алексеевск, Арча, Баулы, Теләче, Ютазы һәм Чаллыда узачак.
9 июльдә Сабан туе бәйрәмен Балтач, Буа, Кукмара һәм Аксубай (көне ачыклана) районнарында билгеләп үтәчәкләр.
Актанышта Сабан туе бәйрәме 15 июльгә (16 июльгә үзгәрергә мөмкин), Чирмешәндә - 15 июльгә, Мөслимдә - 16 июльгә билгеләнгән.
Биектау районында бәйрәм 22 июльдә булыр дип көтелә. Тәтештә һәм Менделеевскида көне ачыкланачак.
Казанда Сабан туе 15 июльдә үтәчәк.
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading