16+

“Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея” бәйгесенә йомгак ясадылар

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республиканың Инвестицион-венчур фонды Күзәтүчеләр советының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Россия венчур форумын оештыру хакында фикер алыштылар, шулай ук “Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея” бәйгесенә йомгак ясадылар.

“Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея” бәйгесенә йомгак ясадылар

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республиканың Инвестицион-венчур фонды Күзәтүчеләр советының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Россия венчур форумын оештыру хакында фикер алыштылар, шулай ук “Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея” бәйгесенә йомгак ясадылар.

 Россия Президенты Владимир Путин 2020 елга кадәр Россиянең инновацион үсеше стратегиясен билгеләгәндә инновацион үсешкә һәм инновацион эшчәнлеккә теләктәшлек күрсәтүгә аерым басым ясаган иде.
Без Федерация субъектларында инновацион активлыкны мөмкин кадәр үстерергә тиешбез. Моның өчен нәтиҗәле алымнар тәкъдим итү кирәк. 2020 елга сәнәгать җитештерүчәнлегендә инновацион продукция өлеше 25-30 процентка кадәр җитәргә тиеш, – дип бурыч куйган иде Владимир Путин.

Татарстанда 13нче тапкыр уздырыла торган “Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея” бәйгесе дә илнең инновацион куәтен күтәрү, яшьләрне фәнни-тикшеренү һәм техник иҗат өлкәсенә җәлеп итү, Татарстан икътисадына инновацион технологияләрне кертү һәм республика предприятиеләренең көндәшлеккә сәләтен үстерү максатында уздырыла. Әлеге бәйгене оештыручы Татарстан Фәннәр академиясе, Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм Республиканың Инвестицион-венчур фонды конкурс кысаларында тәкъдим ителгән проектларны сайлап ала. Быел бәйгегә 1864 гариза тапшырылган булган. 14 декабрьдә “Корстон” күңел ачу комплексында ииновацион идея тәкъдим итүчеләрнең иң уңышлыларын бүләкләделәр.

 “Инновацияләргә старт”, “Наноимпульс”, “Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе проектлары”, “Хезмәттәшлек” кебек барлыгы сигез номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Алар арасыннан сайлап алынганнары зур икътисад базарына чыгарга мөмкинлек биргән Pulsar Venture Capital технология стартапларын әзерләү алты айлык халыкара программасында катнашачак. Татарстан Инвестицион-венчур фондының директоры Айнур Айдельдинов та яңа инновацион идея тәкъдим иткән безнең республика эшмәкәрләренең активлыгын югары бәяләгән.

Татарстанның Инвестицион-венчур фонды Татарстанның Министрлар Кабинеты карары белән 2004 елдан бирле эшли. Төп максаты республиканың инвестицион эшчәнлеген арттыру, бу өлкәдә  яңа алымнар тәкъдим итү, инновацияләрне үстерү.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading