16+

Республикада наркоманнар саны буенча Казан бишенче урында

«Наркотик сатучы ул - үтерүче. Наркотик куллансаң, йә сине төрмәгә озаталар, йә үләсең», - дип катгый «диагноз» куйды мэр Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. Казанда 4063 наркоман медицина исәбендә тора, шуларның өчесе - балигъ булмаган яшьтәге бала. Наркотик матдәләр кулланучыларның зур күпчелеге 20-39 яшьтәгеләр. Быел унбер наркоман дөнья белән хушлашкан,...

«Наркотик сатучы ул - үтерүче. Наркотик куллансаң, йә сине төрмәгә озаталар, йә үләсең», - дип катгый «диагноз» куйды мэр Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. Казанда 4063 наркоман медицина исәбендә тора, шуларның өчесе - балигъ булмаган яшьтәге бала. Наркотик матдәләр кулланучыларның зур күпчелеге 20-39 яшьтәгеләр. Быел унбер наркоман дөнья белән хушлашкан,...

«Наркотик сатучы ул - үтерүче. Наркотик куллансаң, йә сине төрмәгә озаталар, йә үләсең», - дип катгый «диагноз» куйды мэр Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Казанда 4063 наркоман медицина исәбендә тора, шуларның өчесе - балигъ булмаган яшьтәге бала. Наркотик матдәләр кулланучыларның зур күпчелеге 20-39 яшьтәгеләр. Быел унбер наркоман дөнья белән хушлашкан, ә 2013 елны аларның саны 31 булган.

- Быелның тугыз аенда 1025 кеше, шуларның 58е - балалар, медицина исәбенә алынды, 135 кеше - наркотикларга әле яңарак кына бәйлелеккә төшүчеләр, - дип әйтеп үтте үзенең чыгышында шәһәр башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2014 елның 6 октябрендә кабул ителгән 581нче әмере һәм Татарстан Республикасының наркотикларга каршы комиссиясенең 2015 елның 15 маендагы 38 нче карары нигезендә, 13 яшьтән башлап, мәктәпләр укучылары, һөнәри белем һәм югары уку йортлары студентлары социаль-психологик тест уза. Әлеге тест нәтиҗәләреннән соң, наркологик тикшерү үткәрелә. Яшьләрнең массакүләм күңел ачу урыннарына оештырылган рейдлар барышында ун наркоман ачыкланган.

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Валерий Красильников сөйләгәнчә, башкалада быелның ун аенда наркотикларга кагылышлы 1220 җинаять ачыкланган, 449 кеше җавапка тартылган.
- Наркотиклар кулланучылар санының кимүе күзәтелә, - диде Валерий Красильников, - ләкин яңа төрләрдәге синтетик наркотикларның барлыкка килүе көрәшне кыенлаштыра. Белгечләр ел башыннан 21 төрдәге яңа психотроп матдәне фаш итте, алар инде хәзер 137гә җитте. 46 ата-ана наркоманнар исәбендә тора. Наркотиклар кулланган өчен алты ир һәм хатын ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова «Роза ветров» үзәгенең наркотикларга каршы актив көрәшүен билгеләп үтте. Казан студентлары «Последний номер» дигән кыска метражлы фильм төшергән, аны интернеттан карарга була», - диде Наталья Гречанникова.

- Республикада наркоманнар саны буенча Казан - бишенче урында. Исемлекнең башында Бөгелмә, Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт. Әмма бу сөенә торган чагыштыру түгел, - дип фикерне йомгаклады мэр Илсур Метшин, - наркоманнарның 77 проценты - 30 яшькә кадәргеләр. Гаилә корып, балалар үстерер чор. Наркоман үзенә генә түгел, гаиләсенә, якыннарына, җәмгыятькә бер фаҗигагә әверелә. Ата-аналар, җәмәгатьчелек бердәм булып, балаларыбызны ялгыш адымнан саклыйк.
Казандагы наркопритоннар турында «052» ышаныч телефонына хәбәр итегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading