16+

Республикага файда китерүчеләр арасында бәйге башланды: премия күләме 250 меңнән 400 меңгә кадәр

Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү өлкәсендәге хезмәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты премияләренә конкурс башланды.

Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү өлкәсендәге хезмәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты премияләренә конкурс башланды.

"Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә моны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.

- Бу Россиядә бердәнбер премия, шуның белән кадерле дә, - диде Анатолий Фомин. - Конкурста республикада теркәлгән коммерциячел булмаган оешмалар, Татарстан дәүләт хакимияте органнары башкарма комитетлары каршындагы һәм муниципаль берәмлекләрдәге иҗтимагый советлар катнаша ала.

Конкурста 2015 елны - 81, ә узган ел 120 оешма катнашкан. Анатолий Фомин быел активистлар тагын да күбрәк булыр, дип өметләнә. Премия социаль юнәлешле проектларны гамәлгә ашырган, җәмәгатьчелектә хуплау тапкан коммерциячел булмаган оешмаларга, гражданлык җәмгыяте өлкәсенә караган фәнни тикшеренүләр үткәргән Россия гражданнарына бирелә. Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә күп еллар лаеклы өлеш кертүчеләргә дә тапшырыла әлеге премия.

Гражданнарга 250 меңәр сумлык - ике, ә җәмәгать оешмаларына 400 меңәр сумлык өч премия каралган.

- Премия республикага файда китергән конкрет эшләр өчен тапшырыла, - дип искәртте, тәүге премия лауреаты, Анжела Вавилова исемендәге фонд җитәкчесе Владимир Вавилов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading