16+

Республиканың иң яхшы абыстае билгеле булды

Казанда беренче тапкыр "Иң яхшы абыстай" республика конкурсы оештырылды.

Казанда беренче тапкыр "Иң яхшы абыстай" республика конкурсы оештырылды.

Конкурска Татарстанның мәчет-мәдрәсәләрендә белем бирүче мөгаллимәләр, ислам дине кыйммәтләрен таратуда фидакарьләрчә хезмәт иткән мөслимәләр чакырулы иде.
Татар халкында абыстайлар элек-электән мөһим роль үтәгән. Тирән дини белемле абыстайлар мәхәллә халкына Коръән һәм намаз укырга, ислам нигезләренә өйрәткән. Шул ук вакытта алар хатын-кызлар өчен төрле мәсьәләләр буенча киңәшче, остаз һәм теләсә нинди сорауга җавап бирә алырдай алыштыргысыз кеше булган.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан мөслимәләр берлеге тарафыннан оештырылган әлеге бәйге гасырлар дәвамында урнашкан әлеге традицияләрне саклау, дәрәҗәсен күтәрү ниятеннән оештырылды.

Жюри әгъзалары катнашуларның ораторлык сәләтен, ислам дәресләрен укыту методикасын, төрле юнәлешләрдә кулланылган кызыклы алымнарын бәяләде. "Иң яхшы абыстай" конкурсы җиңүчесе исеменә Вәсилә Рәхимова лаек дип табылды, дип яза нәзарәт сайты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading