16+

Ркаил Зәйдулла Илфак Шиһапов турында: «Мин аны чыннан да олы язучы булып китәр, дип уйлаган идем»

Илфак Шиһаповның танылган язучы булып китәргә мөмкинлеге зур булган, әмма аны шоу-бизнес үзенә йоткан. Язучы, шагыйрь һәм драматург, "Гаилә һәм мәктәп" журналының баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында шул хакта белдергән.

Ркаил Зәйдулла Илфак Шиһапов турында: «Мин аны чыннан да олы язучы булып китәр, дип уйлаган идем»

Илфак Шиһаповның танылган язучы булып китәргә мөмкинлеге зур булган, әмма аны шоу-бизнес үзенә йоткан. Язучы, шагыйрь һәм драматург, "Гаилә һәм мәктәп" журналының баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында шул хакта белдергән.


"Мин аны чыннан да олы язучы булып китәр, дип уйлаган идем. "Татарстан яшьләре"ндә "Акка кара белән" сатирик бәянын егылып укыдылар бит. Юморескалары, хәтта мәкаләләрендә дә сатирик алымнар, образлы тел, татарча тел үткенлеге дип әйтик инде, хас иде. Илфак, үзе дә сизмәстән, шоу-бизнеска кереп китте. Ул акчалы өлкә бит. Акчалы гына түгел, кеше шоу-бизнеска бер кереп китә икән, чыгуы бик авыр. Илфак мавыгучан кеше иде. Башта Илсөяне чыгарды, аннан соң тагын яңа проектлар. Бу өлкәдә аның төп уңышы - Илсөя Бәдретдинова. Чөнки аның үз таланты да бар. Ул - талантлы хатын. Чөнки бизнес бит ул - һәрвакыт табышка омтылу, байлык туплау, югыйсә аның мәгънәсе булмас иде. Кешегә икенең берсен сайларга туры килә. Ә ул өлкәгә китәсең икән, поэзия сине ташлап китә", - дип сөйләде ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә.

Зәйдулла фикеренчә, Илфак Шиһаповның шушы язып калдырган кадәр аз гына мирасы да татар әдәбияты тарихына кереп калачак. Әмма язучы Илфак Шиһаповның җырлары күпмедер вакыттан актуальлеген югалтачак, дип саный ул.

Язучы фикеренчә, аның текстларын шигырь дип әйтү кыен. Болар - маңгайга бәреп әйтелгән сүзләр. "Аның үзенең жанры бар инде, әлбәттә. Безнең татар эстрадасы өчен, татар җыр сәнгате өчен бөтенләй өр-яңа бер алым, жанр, дип әйтимме. Ул бит профессиональ композитор түгел, көйләре бер-берсенә бик нык охшаган. Җырны, беренче чиратта, көй җыр итә. Ә Илфакныкын сүзләр җыр иткән. Аның җырларында текст - беренче урында", - диде ул.

"Җырларның мәгънәсе - президентны тәнкыйтьләү һәм башкалар. Алар кирәк, әлбәттә. Халык та кул чаба. Чөнки аның эчендә шул, үзе әйтә генә алмый. Ниндидер "Булмый инде булмагач, Сабаларда тумагач, Актанышта тумагач", халыкка хәзер хуш килә. Ләкин ул егерме елдан соң, хәтта ун елдан ук бөтенләй актуальлеген югалтачак, дип әйтергә мөмкин. Актаныш инде хәзер үк актуаль түгел", - ди Ркаил Зәйдулла.

Илфак Шиһапов Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында туган. Журналист буларак 90нчы елларда "Татарстан яшьләре" газетасы белән хезмәттәшлек иткәндә таныла. Соңрак Илфак Шиһапов шаян хикәяләр һәм социаль темаларга шигырьләр иҗат итә башлый. Продюсер буларак җырчы Илсөя Бәдретдинованы таныткан шәхес, җырлар авторы. Соңгы елларда җырчы Айсылу Габдинова белән эшли, "Ленинград" төркеменең "Экспонат" җырының татар версиясе ("Алабута") авторы. 2017 елның 30 маенда вафат булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading