16+

Роналду кабат әти була

Португалия футболчысы Криштиану Роналду дүртенче тапкыр әти булырга җыена.

Португалия футболчысы Криштиану Роналду дүртенче тапкыр әти булырга җыена.

Футбол йолдызының инде өч баласы бар: җиде яшьлек улы Криштиану Роналду, игзәкләр Ева белән Матео (бу елның 8 июнендә дөньяга килделәр). Сабыйлар барысы да сурогат аналардан туган. Бу юлы Роналдуны йөргән кызы Джорджина Родригес бәхетле иткән. Футболчы белән танышканчы кыз Мадридның бер кием кибетендә сатучы булып эшләгән.

32 яшьлек Роналду исә кабат әти булуына чиксез шат булуын, сабыйны түземсезлек белән көтүен белдергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading