16+

Роспотребнадзор республикага карантин кертү ихтималы турында сөйләде

Журналистларның төбәкләр арасындагы, шул исәптән Татарстан эчендәге чикләрне ябу ихтималы турындагы сорауларына  Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина җавап бирде.

Журналистларның төбәкләр арасындагы, шул исәптән Татарстан эчендәге чикләрне ябу ихтималы турындагы сорауларына  Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина җавап бирде.

Санитар табиб күзәтчелек ведомствосы вәкаләтләренә РФ субъектлары арасындагы чикләрне ябу керми, дип белдерде. Бу төбәк хакимиятләре мәсьәләсе, дип билгеләде ул.

Авдонина сүзләренчә, республикада инфекция белән бәйле вәзгыять киеренке кала бирә, әмма ул тотрыклы һәм яңа чикләүләр кертү турында сүз алып барылмый. Хәзер яңа ел чараларына әзерлек бара һәм ведомство әлеге чараларга карата кайбер чикләүләр кертәчәк. Мәсәлән, Президент чыршысында катнашучылар санында һәм аларның яшьләре буенча чикләүләр булачак, дип ассызыклады ул. "Барлык тиешле профилактик чаралар үтәлгәндә, Яңа елга кадәр мондый форматта эшләячәкбез һәм бәйрәмнәр дә үткәрелер дип өметләнәм", - дип йомгаклады ТР баш санитария табибы урынбасары.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading