16+

Россия 1 каналында татарча тапшыру эфирга чыкты

Бүген Россия 1 каналында беренче тапкыр татарча “Хәерле көн, Татарстан” тапшыруы эфирга чыкты.

Россия 1 каналында татарча тапшыру эфирга чыкты

Бүген Россия 1 каналында беренче тапкыр татарча “Хәерле көн, Татарстан” тапшыруы эфирга чыкты.

Моңа кадәр дә Россия 1 каналында татарчаны ишетергә мөмкин иде анысы. Каналда төбәк яңалыклары өчен вакыт каралган, “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе республика яңалыкларын ике телдә җиткерә. Бүген эфирга чыккан тапшыру исә милли тапшырулар редакциясе эшчәнлеге.

“Хәерле көн, Татарстан!” һәр җомга саен эфирга чыгачак. Ә сишәмбе көннәрендә “Добрый день, Татарстан” тапшыруын күреп булачак.

“Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов әйтүенчә, бу үзгәрешләр беренче чиратта мәдәният, сәнгать өлкәсендәге вакыйгаларны үз вакытында, “кайнар килеш” яктыртып, анализлап бару өчен кирәк. “Хәерле көн, Татарстан” - “Добрый день, Татарстан” тапшырулары көнкүрешнең төрле өлкәсен колачлаячак: бәхетле гаилә тормышы серләре, юрист киңәшләре, уңышка ирешкән, үз хезмәте белән танылу алган шәхесләр белән очрашу, хатын – кызлар һәм ирләр өчен файдалы киңәшләр, студия кунаклары белән аралашып бүләкләр оту, сәламәтлекне саклау, ныгыту белән бәйле сорауларга җаваплар яңгыраячак.

– Телевизор караучы үзенә кызыклы мәгълүматны төрле каналларга күчеп эзләп йөрергә тиеш түгел. Бу заман таләбе. Тамашачы үзенә кирәк нәрсәләрне хәзер үк синнән белергә тиеш, – ди тапшыруны әзерләүчеләр.

“Хәерле көн, Татарстан” тапшыруының асыл бизәге “Таян Аллаһка” сәхифәседер, мөгаен. Сәхифәдә үз эшчәнлекләре белән мөселман кардәшләребезнең ышанычын яулаган, туктаусыз эзләнүдә, гыйлем алуда булган имамнарыбыз турында сюжетлар, күп тапкырлар кабатланган темалар, җомга намазындагы вәгазьләр булмаячак. Хәзрәтләр бүгенге көнгә хас проблемаларны дини күзлектән яктыртачак, тамашачылар сорауларына җавап бирәчәк.

Татар мохитен чагылдырган тапшырулар моның белән чикләнми. Милли тапшырулар редакциясе “Современник” – “Замандаш” циклыннан тапшыруларын эфирга әзерли. Тематик фильмнар төшерү эше дәвам итә.

Сүз уңаеннан, Татарстанда тиңдәше булмаган «Музыкальная жизнь» тапшыруы яңа сулыш белән эфирга чыгачак, ди “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе директоры. Ул гади телевизор караучылар өчен дә кызыклы булачак, тормышын музыка белән бәйләргә җыенган студентлар өчен кулланма рәвешендә әзерләнер дип көтелә. Бу тапшыруларны сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә Россия 1 каналында иртәнге сәгать тугыздан соң күреп булачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бөтен РФия өчен булса, башка хәл булыр иде, ә болай....

    Мөһим

    loading