16+

Россия фермерларына базарда үз товарларын сату җиңелләшә: нәрсә үзгәрә?

Федераль Хөкүмәт Россия фермерларының үз товарларын базарда сатуны җиңеләйтә торган канун проектын хуплаган, дип яза «ТАСС».

Федераль Хөкүмәт Россия фермерларының үз товарларын базарда сатуны җиңеләйтә торган канун проектын хуплаган, дип яза «ТАСС».

«Россия Федерациясе Хөкүмәте артык җитди булмаган төсмердәге кимчелекләрне төзәтеп бетерү шарты белән канун проектын хуплый», - диелә Россия Хөкүмәтенең рәсми порталында.
Искәртеп узыйк, хәзерге вакытта физик затлар, шул исәптән базарда товарларын сатучы фермерлар да, үзләре белән күкрәк карточкасы йөртергә тиеш. Анда шәхси мәгълүматлардан тыш, оешма, базар идарәчесе һәм сату өчен урын биргән кеше белән килешү турындагы мәгълүмат булу шарт.
Яңа канун проекты нигезендә, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы һәм аның әгъзаларына, шулай ук шәхси ярдәмчел хуҗалык тотучы һәм базарда товарын сатучы затларга әлеге карточка кирәклеге гамәлдән чыгарыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading