16+

«Россия почтасы»на яңа машиналар бирелде

Иртәгә «Россия почтасы»на Ford Transit автомобильләре тапшырылачак. Агымдагы елны илнең почта операторы 2500 автомобильле булып, автотранспорт паркын 15 процентка яңартыр дип көтелә. Машиналарның бер өлешен йөк машиналары алып тора. Автопаркны яңарту программасы буенча, миллионлы шәһәргә Форд маркалы 675 машина кайтарыла.

Ford Transit автомобильләрен тапшыру тантанасы сәгать 11дә Ирек мәйданында булачак. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, Россия почтасы генераль директоры Николай Подгузовның, Ford Sollers уртак предприятиесе президенты Адиль Шириновның катнашуы көтелә.

«Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе «Россия почтасы» филиалы булып тора. Ул үз эченә 1110 почта элемтәсе стационар бүлеген, 29 күчмә бүлекне һәм 31 пунктны ала. 259 бүлек - шәһәр, 851е авыл җирлегендә урнашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading