16+

Россия Президенты Чыршы бәйрәменә Татарстаннан 9 ятим бала да бара

Кремль Яңа елына быел, балалар, аларның әти-әниләре һәм озатучылар белән бергә, 170 мең кеше килүе көтелә.

Россия Президенты Чыршы бәйрәменә Татарстаннан 9 ятим бала да бара

Кремль Яңа елына быел, балалар, аларның әти-әниләре һәм озатучылар белән бергә, 170 мең кеше килүе көтелә.

Аларның 128е – Татарстаннан. Президент чыршысына яхшы укучылар, төрле бәйге һәм олимпиада җиңүчеләр, кадет корпусларда белем алучылар, актив балалар, социаль якланмаган һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр бара.

Яшел Үзән районының “Гнездышко” балалар һәм үсемерләр приютыннан – 6, Балык Бистәсенең “Акчарлак” приютыннан 3 бала да Президент Яңа ел бәйрәмендә катнашу бәхетенә ия. Тамашадан соң балалар өчен бай мәдәни программа һәм Мәскәү буйлап экскурсия дә оештырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading