16+

Россия Президентын сайлауга үзгәрешләр кертелә

2018 елның март аенда Россия Сайлау Кодексына үзгәрешләр керәчәк. Россия Президентын сайлауда тавыш биргәндә, учеттан төшерү бюллетеньнәре гамәлдән чыгарыла, дип яза «Татар-информ». Яңа кагыйдәләр буенча, гражданин сайлау уздырылган көндә кайда була, шунда тавыш бирә алачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы президиумы утырышында республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр...

2018 елның март аенда Россия Сайлау Кодексына үзгәрешләр керәчәк. Россия Президентын сайлауда тавыш биргәндә, учеттан төшерү бюллетеньнәре гамәлдән чыгарыла, дип яза «Татар-информ». Яңа кагыйдәләр буенча, гражданин сайлау уздырылган көндә кайда була, шунда тавыш бирә алачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы президиумы утырышында республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, Россия Үзәк сайлау комиссиясе яшәгән урыннары буенча тавыш бирүче сайлаучыларның өч төркемен билгеләгән.
Аерым алганда, беренче төркемгә чынбарлыкта яшәгән урыны белән прописка адресы - рәсми теркәлгән урыны туры килмәгәннәр керә. Мәсәлән, берәүләр авыл җирендә язылган, әмма шәһәрдә яши. Канун аларга - хәзерге вакытта кайда яшәсәләр, шунда сайлау мөмкинлеге бирә, дип аңлатты Гобәйдуллин.
Икенче төркемгә сайлауга кадәр 45 көн кала яшәү урыныннан китеп, кайда сайлауларын төгәл белүчеләр. Болар, мәсәлән, студентлар, хокук саклау органы хезмәткәрләре, вахта юлы белән эшләүчеләр һәм башкалар.
Өченче төркемдә - яшәү урыныннан китү карарын көтелмәгәндә кабул итеп, үз участокларын һәм кайда сайлаячакларын белмәүчеләр.
- Гариза бланклары аерым исәпләнергә тиеш. Аны тутырганда, махсус марка ябыштырыла. Билгеле бер участокта сайлаучылар исемлеге сайлау көненә кадәр мәгълүм булачак. Россия һәм Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында, гариза биреп, яшәү урынында сайламаучы затлар реестры урнаштырылачак. Гаризаларны дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәкләр аша (респубика буенча алар 52) биреп булыр, дип планлаштыралар, - дип хәбәр итте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Искәртеп узабыз, Россия Президенты сайлаулары 2018 елның мартында булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading