16+

Россия – Сочи Олимпиадасында кабат беренче!

Спорт арбитраж суды (CAS) Россиянең 28 спортчысын гаепсез дип тапты һәм Сочи Олимпиадасы медальләрен кире кайтарды.

Спорт арбитраж суды (CAS) Россиянең 28 спортчысын гаепсез дип тапты һәм Сочи Олимпиадасы медальләрен кире кайтарды.

Халыкара Олимпия комитеты карарыннан соң бер төркем спортчылар апелляциягә биргәннәр иде. Суд әлеге спорчыларның допинг өлкәсендә гаепләре расланмаган дип тапкан һәм узган Олимпия уеннарының нәтиҗәләре үзгәрешсез калырга тиеш дип белдергән. Шулай итеп, Россия җыелма командасы кабат беренче баскычка менде, медальләр алынгач, ул дүртенче урынга хәтле төшкән иде. Хәзер аның 11 алтын медале бар һәм ул Норвегия җыелма командасын узып китә.
Хәлләр уңай якка үзгәргәч, Пхёнчханга баручы «Россиянең Олимпия атлетлары» исемлеге артырга тиеш. Суд карары нигезендә «чиста» дип табылган спортчылар кабат Олимпия уеннарында катнашу хокукына ия була ала. Бүгенгә Россиядән 169 спортчының барачагы билгеле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading