16+

“Россия Студентлар язы” Казанда үтә

10нчы ноябрьдән алып 12нче ноябрь көннәрендә Казанда югары уку йортлары арасында XXII "Беренче курс студентлары көне" фестиваленең шәһәр этабы үтте.

10нчы ноябрьдән алып 12нче ноябрь көннәрендә Казанда югары уку йортлары арасында XXII "Беренче курс студентлары көне" фестиваленең шәһәр этабы үтте.

Бу елда фестиваль ачык статус алды, ягъни чарада Казан студентлары белән бергә Яр Чаллы, Түбән Кама һ.б. шәһәрләрдә урнашкан югары уку йортларында белем алучы студентлар да катнаша алды.

Сайлап алу туры кысаларында 350 номер тәкъдим ителде, чарада 2500 студент катнашты. Һәр бәйге көнендә аерым юнәлеш буенча, ягъни 10нчы ноябрьдә - хореография, 11-нче ноябрьдә - вокал, 12нче ноябрьдә театр һәм ориганаль жанрлар буенча чыгыш ясадылар.

Җырчылар һәм биючеләр белән бергә бу елда журналистлар да ярышты: басма, фото- һәм видеожурналистика белән бергә бу елда тагын бер юнәлеш - "радио" барлыкка килде. "Беренче курс студентлары көне" беренче этапта ук алга таба үзе укыган югары уку йортының данын яклап шәһәр, республика күләмендә үткәрелә торган башка фестиваль һәм конкурсларда катнашу өчен сәләтле студентларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Шунысын да әйтергә кирәк, 2016 елның яз аенда Казанда иң масштаблы һәм бик популяр булган "Россия Студентлар язы" фестивале үтә. 2015 елда Татарстан делегациясе Владивостоктан гран-при алып кайтты. Һәм киләсе елның уңышы бу елгы беренче курс студентларына бәйле.

Бу елда экспертлар составында күренекле шәхесләр һәм җәмәгать эшлеклеләре. Җиңүчеләр исеме 30нчы ноябрь көнне иң яхшы иҗат төркемнәре катнашында үтәчәк гала-концертта игълан ителә. Бәйге финалы Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең укыту-лаборатория корпусындагы концерт залында (Универсиада авылы, 35) үтә. Тамаша сәгать 17.30 башлана, дип хәбәр итә Башкарма комитетның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты матбугат хезмәте.

kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading