16+

«Россия террорга каршы» фильмнар циклын карарга онытмагыз

«Россия-2» телеканалында «Россия без террора» документаль фильмнары күрсәтелә.

«Россия-2» телеканалында «Россия без террора» документаль фильмнары күрсәтелә.

Фильмнарда сүз террорчылык эшчәнлегенең асылы, аның җәмгыять өчен куркыныч булуы турында бара. Анда социаль тынычлык, җәмгыятьнең бердәмлеге, конфессияара һәм милләтара дуслык идеясе пропагандалана. Моннан тыш, Россия халыкларының күптөрле мәдәнияте, күпгасырлык традицияләре һәм гореф-гадәтләре күрсәтелә, ил территориясендә урнашкан изге урыннарга игътибар җәлеп ителә.

Беренче серия Сириядә барган вакыйгаларга багышланган иде. Фильм террорчылык эшчәнлегендә катнашу өчен чит илгә киткән россиялеләрнең саны арту проблемасын күтәрүе белән дә актуаль булды.

14 октябрьдә «Россия без террора. Татарстан. Испытание на прочность» сериясе.

20 октябрьдә «Россия без террора. Дагестан. Война и мир» фильмы.

21 октябрьдә «Россия без террора. Мусульманские святыни» сериясе.

27 октябрьдә «Россия без террора. Чечня. Возрождение» сериясе күрсәтеләчәк.

Фильм авторларын телетамашачыларның фикере дә кызыксындыра. Татарстан халкы үз фикерләре белән opinion@tatar-inform.ru электрон адресы буенча бүлешә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading