16+

Россиядә мәктәп укучыларының кием сыйфатын тикшерәләр

Россия сыйфат системасы (Роскачество) илнең Сәнәгать министрлыгы белән берлектә мәктәп укучыларының кием сыйфатын өйрәнә башлады. Тикшеренү кысаларында, 15 төбәктән кызлар өчен тегелгән үрнәкләрне аноним рәвештә сатып алып, аларны махсус лабораторияләрдә өч юнәлеш буенча сынаячаклар: куркынычсызлык, сыйфат һәм кулланучылар таләбенә туры килү. Бу хакта Россия сыйфат системасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлыгы үзебездә һәм чит илдә җитештерелгән якынча 100 үрнәк сатып алыначак. Тикшеренүдә россиялеләр арасында иң популяр сәүдә маркалары тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, сынау программасына "кулланучылар" таләбе буенча күрсәткечләр кертелгән: тегү сыйфаты, киемне югач, размерның "утыруы" һ.б.
"Кием сыйфаты укучыларның сәламәтлегенә йогынты ясый ала", - дип билгеләп үтте Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.

"Мәктәп укучыларының өс-башы матур гына түгел, сыйфатлы һәм ата-анага кулай бәядән булсынга, илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлангыч сыйныф укучылары өчен үзебезнең тукымадан тегелгән киемнәрне субсидияли. Бу акчалар тегүчеләргә җитештерү чыгымын киметеп, әти-әниләргә сәламәтлек өчен куркынычсыз кием-салым алырга мөмкинлек бирәчәк", - дип өстәде ул.
Тикшеренү нәтиҗәләре август аенда мәгълүм булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading