16+

Россиялеләр озак яши башлаган

Росстатның рәсми мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 9 аенда россиялеләрнең гомер озынлыгы 72,6 яшькә хәтле җиткән.

Россиялеләр озак яши башлаган

Росстатның рәсми мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 9 аенда россиялеләрнең гомер озынлыгы 72,6 яшькә хәтле җиткән.

"Соңгы өч кварталда үлүчеләр саны 2,8 процентка кимегән, ягъни, быел узган ел белән чагыштырганда, 39 меңгә азрак кеше үлгән. Пневмония, туберкулёз һәм алкоголь белән агуланып үлүчеләр саны кимегән", дип хәбәр итә ТАСС.
Юл-транспорт фаҗигаләре корбаннары саны 7,7 процентка кимегән. Иң мөһим күрсәткеч – балалар үлеме кимү – ул хәзер дөньядагы иң яхшы күрсәткечләргә тигезләшә.
Шул ук вакытта Россия 65 яшькә чаклы ир-атларның үлүе буенча Европада югары баскычларда тора. Аларның 43 проценты бу яшькә җитә алмый. Россия әлеге күрсәткеч буенча Украина белән Белоруссияне узып киткән. 
Илнең өлкән психиатры фаразы буенча, 2020 нче елда Россиядә депрессия иң киң таралган психик авыру булырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading