16+

Россиялеләр соңгы ярты елда ашауны "кыса" башлаган

Россиялеләр соңгы алты айда ит (24%) сыр һәм казылыкны (20%), шулай ук балык һәм диңгез продуктларын кимрәк куллана башлаган. Бу турыда «Иҗтимагый фикер» фонды тарафыннан үткәрелгән сораштыру сөйли, дип яза Татар-информ. Социологлар ачыклаганча,соңгы ярты елда сораштырылганнарның 39 проценты ризыкларда экономияли башлаган, шул ук вакытта респондентларның яртысы туклануга чыгымнарның үзгәрмәвен билгели,...

Россиялеләр соңгы алты айда ит (24%) сыр һәм казылыкны (20%), шулай ук балык һәм диңгез продуктларын кимрәк куллана башлаган. Бу турыда «Иҗтимагый фикер» фонды тарафыннан үткәрелгән сораштыру сөйли, дип яза Татар-информ.

Социологлар ачыклаганча,соңгы ярты елда сораштырылганнарның 39 проценты ризыкларда экономияли башлаган, шул ук вакытта респондентларның яртысы туклануга чыгымнарның үзгәрмәвен билгели, 7 процент ашауда экономияләмибез, дип белдергән.

Ризыкта экономияләүчеләрнең 16%ы җиләк-җимешне, 13 %ы- кондитер эшләнмәләрен, 9 %ы - сок, су, газлы эчемлекләрне кимрәк сатып алабыз дигән. Шу лук вакытта 3 процент барлык продуктларда да экономияли башладык дип белдергән.

Сораштырылганнарның 38 проценты сожгы алты айда башка төр товар һәм хезмәтләрдә экономиялибез дигән. Мисал өчен, 24% өс киеме һәм аяк киеменә, 17 %- музей, театр, кино, 15% - кафе һәм рестораннарга чыгымнарны киметкән.

Сораштыру 29 гыйнвар көнне Россиянең 43 субьектында 1,5 мең респондент арасында үткәрелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading